Get Mystery Box with random crypto!

Иптәшләре Айсөярне шат күңелле, эчкерсез, ярдәмчел булуы өчен | Хикәяләр, гыйбрәтле язмалар

Иптәшләре Айсөярне шат күңелле, эчкерсез, ярдәмчел булуы өчен ярата. Тик үзе генә калганда, аның йөзенә моңсулык, әйтеп аңлата алмаслык сагыш иңә.
Рөстәм, Рөстәм... Хәзер очар кош булып аның янына кайтасы иде дә, берәр җылы сүз әйтеп, күңелен юатасы иде. Тау-ташлар актарырлык йөрәге була торып, кимсенеп яшәү бик авырдыр аңа!

Хәер, нигә әле ул алай уйлый?! Әнә бит ул да институтка укырга кергән, югары белемле агроном булачак. Туган җирен, аның матур табигатен ярата ул. Һәрнәрсәгә үз фикере, үз карашы бар. Аның хыялый табигате дә шул яратудан килә торгандыр әле. Юк, ничек кенә булмасын, алар бергә булырга тиеш. Ул аңа гомере буе бурычлы. Ярата, бик ярата да бит әле Рөстәмне...

Ә әнисе? Ул да кызына бәхет, сәламәт ир тели түгелме соң! Аңлармы ул Айсөярне?! Әнә бит, Рөстәмне кереп тиргәп чыккан. «Минем кызым бер генә, үз хәлеңне аңла, күңелен иләсләндермә», – дигән.

Айсөяр куркып уянды. Күңеле байтак вакыт шомлы төш тәэсиреннән арынып җитә алмады, бөтен тәне җиңелчә дерелдәде.
Төшендә ул япан кыр буйлап бара, имеш. Тирә- якта, күз күреме җирдә кара җир. Шулчак каяндыр әнисе килеп чыкты: үзе елый, кулы белән күрсәтеп, нәрсәдер әйтергә, аңлатырга тырыша. Айсөяр әнисенә каршы йөгерде. Инде әнисенең кулыннан алып, юатыйм дигәндә генә, шомлы караңгы бушлыкка очты.

Ул көнне укуы уку булмады. Профессорның сүзләре колак яныннан гына уздылар. Ә бит элек ул аның лекцияләрен һәрвакыт кызыксынып тыңлый иде. Тулай торакта аны начар хәбәр көтә иде. «Әтиең авыр хәлдә район больницасында», – дигән телеграмма тапшырдылар.

Айсөярнең кулын көйдергәндәй итте телеграмма кәгазе. Ничек автовокзалга барып җитүен, билет алып автобуска утыруын да тоймады. Инде җеп өзәрлек тә хәле калмыйча, район больницасының авыруларны кабул итү бүлегенә килеп кергәндә, көн кичкә авышкан иде. Дежур табиб Айсөярне:
– Бәхетең бар икән, сеңлем! Әтиең яшәр. Шундый авариядән исән калу үзе бәхет инде ул, – дип каршы алды. – Кайгырма, сеңелкәш, акрынлап булса да, савыгыр әтиең.

Айсөяр әтисен салган палатага курка-курка гына керде. Бөтен башы марляга уралып хәрәкәтсез яткан әтисен күрүгә, йөрәге авыртудан кысылып куйды.
– Исәнме, кызым. Кил, курыкма, якынрак кил. Танып та булмый торгандыр мине. Менә ничек килеп чыкты бит әле язмыш дигәнең...
Айсөяр әтисенең күкрәгенә капланды.

– Әти, әтием, нишләттеләр сине?
– Артыгын өзгәләнмә, кызым, рәтләнер дип өметләник. Синең бәхетеңә исән калганмындыр инде. Дөнья хәлен белеп булмый икән... Бар, кайт инде, кызым, кичкә каласың. Әниеңне юат. Ничек тә яшәрбез әле...
***
Өй түрендә бер-берсенә сыенып ана белән кыз утыра. Бүлмә тып-тын. Стенадагы сәгать тә, тынлыкны бозарга теләмәгәндәй, туктап калган.
– Син миңа рәнҗемә инде, кызым! Тормыш шулай кырысландыргандыр мине. Мин дә атаңа өзелеп яратканнан чыкмаган идем. Дөнья көтә белә дип карадым. Чибәрлеге дә бар иде. Бер-ике ел әйбәт кенә тордык. Кеше заты шулай бит ул: авырлыкларга түзсә дә, мактаулардан башын югалта. Алдынгы шофер дип гел мактап килделәр. Шуңамы, эчүгә сабышты. Башта юк-барны сәбәп итеп эчсә, соңга таба көн саен исереп кайта башлады. Кайтмый калган көннәре дә булды, кем янында кунуын ирләргә батырлык итеп сөйли, диделәр. Андый чакларда бар шатлыгым син идең, – ана авыр сулап куйды. – Әй дөнья, дөнья. Хәзер атаң эчми. Тик ике көннең берен урын өстендә уздыра. Инде менә Рөстәм дә өйләнде. Беләм, кызым, син аны оныта алмыйсың. Бар гаеп миндә булды. Сиңа өметен өздердем бит. Тик гаепләмә син аны, кызым. Үзең беләсең, Рөстәм кайгысыннан әнисе Сәхипҗамалтәй дә бик бетеренде. Өйдә булышчы, иптәш булыр дигәндер...

Нигә соңлап кына үкенә икән адәм баласы?!

– Их әни, әни! – Айсөяр, тәрәзә янына килеп, урамга күз салды. Тышта яз кояшы балкый. Тәрәзәдән төшкән җылы йомшак нурлар күзләрне генә түгел, күңелне дә иркәли. Өй түбәсеннән, бер-берсен куыша-куыша, тамчылар тама. Алардан барлыкка килгән күлдәвекләр, бозны ярып, мул сулы инешләргә юл ала.