Get Mystery Box with random crypto!

Кимсенеп яшәү бик авырдыр аңа Фирдәвес Зариф Чыганак: https: | Хикәяләр, гыйбрәтле язмалар

Кимсенеп яшәү бик авырдыр аңа

Фирдәвес Зариф

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/kimsenep-yash-bik-avyrdyr-aa

Болында бер-берсен куышып очкан ак күбәләкләр кебек, җир өстенә ап-ак кар ява. Шул хәлдәнме, күңелгә рәхәт бер җиңеллек иңә. Айсөяр дә үзенең тормышын шушы кар бөртекләренә охшатып куйды: каядыр ашкынасың, нәрсәдер эшләргә омтыласың, ә алда серле билгесезлек...

Аның күз алдына Рөстәм килеп басты. Кызларныкы кебек оялчан мөлаем караш. Тагын? Тагын хыялый саф күңеле бар. Кинәт колак төбендә әнисенең ачулы тавышы ишетелгәндәй булды: «Минем инвалидка бирер кызым юк!»
* * *
Буранлы салкын кич иде. Унбиш чакрымдагы авыл мәктәбенә барып укып йөрүче яшьләр кайтыр юлга чыкты. Үч иткән кебек, юлны кар күмеп килә. Каршы искән җил сулышны кисә, йөзгә бәргән бозлы кар бөртекләре яндырып алгандай итә. Күпме юл үтелгәндер, арудан күзләр йомыла башлады. Аяклар ял сорый, ләкин утырырга ярамый.

Шулвакыт, артта машина тавышы ишетелде. Үзләре авылыныкы Ганиф икән. Ул, кабинадан башын чыгарып:
– Айсөярдән башкаларыгыз утырыгыз! – дип кычкырды.

Ару үзенекен иткән, күрәсең, каршы әйтүче, оялтырга теләүче дә күренмәде, барысы да, ашыгып, әрҗәгә төялә башладылар. Машина кузгалып та китте. Кыр уртасында Айсөяр белән аның күршесе Рөстәм генә басып калды. Күршесен ялгыз калдырасы килмәде аның. Ганифнең Айсөяргә күзе төшеп йөрүен, бу үчегүнең Айсөярне үзенә карата аямаганлыктан икәнен белә иде ул.

Рөстәм Айсөярнең кулыннан алды:
– Бергә кайтырбыз, Айсөяр!
Җил көчәя төште, атлавы тагын да кыенлашты. Көрт баскан юл соңгы көчне суыра. Хәлсезләнгән Айсөяр кар көртенә сөрлегеп егылды:
– Калдыр, Рөстәм, хәлең барында атла.
– Юк, Айсөяр, син ни сөйлисең?!

Рөстәм, тунын салып, Айсөярне төрде дә кулына күтәрде. Аңа юл озын, чиксез озын тоелды. Авыл башына җиткәндә, тыны кысыла, күз аллары караңгылана башлады. Айсөярне җиргә төшерде дә, соңгы көчен җыеп, кырый йортның ишеген дөбердәтте. Җир астыннан килгән кебек: «Кем бар анда?» – дигән тавыш ишетелгәндәй булды...
* * *
Рөстәмне больницага авыр хәлдә китерделәр. Үпкәләре каты шешкән булган икән. Хәтта... бер үпкәсен кистеләр...
Һушына килеп, күзен ачуга, Рөстәм үз янында әнисен күрде.
– Шөкер, улым, күзеңне ачтың. Икенче атна саташасың бит инде. – Ана тыела алмыйча елап җибәрде. – Әй, улым, улым! Бигрәк яшь бит әле син. Бу яшьтән...

Күпмедер вакытка сүзсез калдылар. Болай тору авыр, чиксез авыр иде.
– Әни, Айсөярнең хәле ничек?
– Ул да шушы больницада ята. Суык тидергән тидерүен, хәле яхшыра, диделәр. Көн саен кереп, күзеңне ачмагач, елап чыгып китә.
Рөстәмнең күңеленә җиңеллек килгәндәй булды. Тәненә җылылык иңеп, сабый балалар кебек изрәп йокыга талды.

Больницадан ул ярты елдан соң гына чыкты. Әтисе ат белән алырга килгән иде.
...Айсөярне әнисе гадәттәгедән соңрак уятты. Идән юарга җыенган иде, ай-ваена карамыйча, чиләкне кулыннан алды. Күз карашыннан, үзалдына елмаеп йөрүеннән нәрсәдер әйтергә теләве сизелә. Айсөяр сорарга базмады. Хәер, әнисе озак көттермәде:
– Кызым, кичә сине Ганифкә сорап килгәннәр иде. Булдыклы, мал таба белә торган җегет. Төскә-биткә дә чибәрлеге бар. Яшең дә бара, кыз кешенең вакытында урнашып калуы хәерле.

Айсөяр агарынып калды. Егылып китмәс өчен өстәл читенә тотынды.
– Әнием, син ни сөйлисең? Оныттың да мени?
– Шаярган, беткән. Атаң да бер дулап алганые. – Аның йөзенә ачу катыш мыскыллы елмаю чыкты. – Нәрсә, шул аяклы казаны кызганасыңмы? Бергә кайткан дип, ул кадәр... Күрше кызын ташлап кайтмас тагын.
– Әнием, кирәкми, син ничек алай әйтә аласың?!.
Әрнү, ачу, рәнҗү бергә кушылып, күз яше булып акты. Ачы, чиксез ачы иде бу яшьләр!
* * *
Айсөяр өченче ел инде медицина институтында укып йөри. Беренче елны авылын, дусларын бик сагына иде. Хәтта укуны ташлап кайтырга җыенган чаклары да булды. Тик, табиб булып, Рөстәмне аякка бастыру теләге генә тотып калды. Тора-бара студент тормышы аны үз кочагына алды.